16+

Татар дәүләт филармониясендә футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә күрсәтеләчәк концертлар ИСЕМЛЕГЕ

Концерт программасы белән танышыгыз.

Концерт программасы белән танышыгыз.

Татар дәүләт филармониясе Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында күрсәтеләчәк концертлар программасы белән таныштырды.

«Барлык байраклар бездә кунакта!» фестивале программасы

15 июнь – «Гжель» Мәскәү дәүләт академия бию театры концерты.
 
19 июнь – Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты. Солистлар: Төньяк Осетия-Алания һәм Көньяк Осетия Республикаларының халык артисты Вероника Джиоева (сопрано), Россиянең халык, Украинаның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Василий Горелло (баритон).
 
21 июнь – «Let It Beatles» программасы белән Сергей Жилин һәм «Фонограф джаз-бенд».
 
28 июнь – Легендар Грузин җырчысы, СССР ның халык артисты Нани Брегвадзе концерты.
 
4 июль – «Опера. Джаз. Блюз». Россиянең халык артисты Хибла Герзмава (сопрано), Россиянең халык артисты Даниил Крамер (фортепиано) һәм аның триосы концерты.
 
«Яшәрүче Татарстан» фестивале программасы:
 
29 июнь – «Россия джазы йолдызлары». Татарстан республикасы Филармония джаз оркестры (дирижер – Сергей Васильев), Мариам Мерабова (вокал), Александр Сипягин (труба), Андрей Кондаков (фортепиано), Саша Машин (бәрмә уен кораллары) һәм «Акапелл экспресс» төркеме концерты.
 
1 июль – «Рус җыры бәйрәме». Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты. Солистлар: Екатерина Молодцова (халыкчан вокал), Вадим Ананьев (тенор), Владияр (бас).
 
3 июль – «Татар, башкорт – бер сәхнәдә». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Роберт Юлдашев, «Курайсы», «Гузәл-денс» төркемнәре, Башкортстан курайчылары ансамбле концерты.
 
8 июль – Татар эстрадасы йолдызлары концерты. Катнашалар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева һәм Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова; Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Эльмира Сөләйманова, Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар.
 
Татар филармониясе скверында узачак концертлар (керү бушлай):
 
21, 22 июнь – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Җыр театры» концерты.
 
23 июнь (19.00) – Татарстан Республикасы ветераннарының «Балкыш» фестивале лауреатлары концерты.
 
24 июнь (19.00)
– Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты.
 
25 июнь (19.00) – Сәхнә корифейлары – Татар филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы артистлары концерты.
 
26 июнь (19.00) – Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «LA PRIMAVERA» оркестры концерты. Башлап җырлый – Татарстанның халык артисты Резидә Галимова.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading