16+

Татар эстрадасы йолдызлары хастаханәдә дәваланучы балалар белән бергә хәйрия концерты куя

27 март көнне IT-лицейның концертлар залында татар эстрадасы йолдызлары һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучылар катнашында «Бәхетебез белән бүлешик» концерты узачак.

27 март көнне IT-лицейның концертлар залында татар эстрадасы йолдызлары һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучылар катнашында «Бәхетебез белән бүлешик» концерты узачак.

Анда Рамил Закиров, «Ямьле» вокаль төркеме, Салават Миңнеханов, Илгиз Шәйхразиев, Лилия Гыйматдинова, Лилия Хәйруллина, Наил Нәбиуллин, Мөнир Рахмаев, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева чыгыш ясый.

Концертта татар эстрадасы йолдызлары белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балалар да чыгыш ясый. Концертта җыелган барлык акчалар «Роналд Макдональд йорты»нда яшәүче нәниләргә ярдәмгә тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading