16+

Татар халык җырлары яңа яңгырашта!

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Ай, былбылым» дип исемләнгән татар халык җырына яңа видео чыкты.  «Яңа видеоны зур дулкынлану белән түземсезләнеп көтәбез. «СалаваTik»лар проектына җырлар сайлаганда татар хылык җырларына басым ясарга тырышабыз.

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Ай, былбылым» дип исемләнгән татар халык җырына яңа видео чыкты.  «Яңа видеоны зур дулкынлану белән түземсезләнеп көтәбез. «СалаваTik»лар проектына җырлар сайлаганда татар хылык җырларына басым ясарга тырышабыз.

Үсеп килүче нәни буын «СалаваTik»лар белән берлектә безнең халыкыбызның йөзек кашы булырдай татар җырларын өйрәнүләрен, отып калуларын телибез. Аннары татар халык җырларын балалар гына түгел, сабыйларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да яхшы кабул итә. Интернетта андый видеоларның караулары да шактый күп. Әйтик, «Әпипә»дә 269 мең карау булса, «Чума үрдәк, чума каз» җырында 188 мең карау җыйган. Бу зур күрсәткеч булып тора. «Ай, былбылым» җыры да рекордлар белән шатландырыр дип ышанабыз. Чөнки ул яңа яңгырашта башкарыла. Бу җырга битмейкер Ислам Вәлиев яңа төсмер биреп, яңача ачты. Сез моны видеоны ахырына кадәр карагач сизеп алачаксыз. Нәни тамашачыларыбызга да мондый алым һичшиксез ошаячак», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Cаунд-продюсер, Казан DJ, электрон музыканы төрле жанрларда сынап караучы, MON театр мәйданының күп кенә спектакльләре өчен музыка авторы Ислам Вәлиев проектта бик теләп катнашкан. ««СалаваTik»лар проектын күптән беләм. Чөнки 5 яшьлек кызым аларның чып-чын фанаты. Безнең гаилә генә түгел, бик күп дусларыбыз аларны яратып тыңлый. Моннан тыш, видеоларда танылган җырчылар да катнаша. Илгиз Шәхрәзиев катнашындагы видео чыккач минем кызым: «Әти, ә сине кайчан чакыралар, сине дә «СалаваTikлар»да күрәсем килә», – дигән иде.

Менә кызымның хыялы чынга ашты. Алай гына да түгел, Милли кызым клипта үзе дә катнашты. Клипны түземсезлек белән көтәбез. Балалар өчен мондый проект бик тә кирәк, алар әлегә җитеп бетми. Проект озын гомерле булсын. Яңа формалар кулланып, яңа жанрларда иҗат итәргә, яңалыклар кертергә курыкмасыннар. «СалаваTik»ларга иҗади уңышлар телибез!» – ди Ислам Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading