16+

«Татар радиосы» кабат ачык һавага чыга

20-23 август көннәрендә Горки-Әмәт урман-паркында «Җәйге ачык студия» эшләячәк.

«Татар радиосы» кабат ачык һавага чыга

20-23 август көннәрендә Горки-Әмәт урман-паркында «Җәйге ачык студия» эшләячәк.

Һәр кунак радио ничек итеп эшләгәнне үз күзе белән күрәчәк! Һәр кич 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урман-паркында һәм, әлбәттә, 100.5 fm ешлыгында тыңлаучыларыбыз яратып тыңлаган «Хәерле иртә, Австралия» алып баручылары Айваз Садыров, Айсылу Лерон сезгә яхшы кәеф бүләк итәчәкләр! Дөньядагы соңгы яңалыклар, кызыклы комментарийлар һәм һәр тыңлаучыбыз белән элемтәгә керү, интерактив конкурслар, кызыклы бүләкләр – болар барысы да Горки-Әмәт урман-паркында урнашкан «Җәйге ачык студия»дә!

«Татар радиосы»ның тыңлаучылары, әлбәттә, безнең былтыргы «Ачык студия» проектын да хәтерли. Һәр кич студиябезгә кунакка бер эстрада йолдызы килә иде! Быел без уникаль «тәмләткеч» кертергә булдык – һәр кич «Ачык студия»дә чын акустик концертлар узачак! Live чыгышларны үз күзегез белән килеп карагыз!

«Тәмләткеч»тән «десерт»ка күчик! 23 август – «Татар радиосы»ның туган көнендә – тыңлаучыларны «Зур концерт» көтәчәк! Җәйнең иң популяр хитлары, иң чибәр кызлары, иң кәттә егетләре! Концертка «зур» сүзе тиктән генә кереп кысылмаган – искә төшерсәк, 2017 елның 24 августында «Зур концерт» вакытында Горки-Әмәт урман-паркында рекорд куелды – 20000нән артык кеше концерт карарга килде! Быел без бергәләп яңа рекорд куярга әзер. Җәйнең соңгы көннәрен бергә уздырыйк!

16+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading