16+

"Татар радиосы" концерты: тамашачыга махсус кунак кирәкме?

“Татар радиосы” Татарстан Республикасы көне уңаеннан зур масштаблы чара үткәрде. Open Air форматындагы концерт “Казан” гаилә үзәге каршында оештырылды.

"Татар радиосы" концерты: тамашачыга махсус кунак кирәкме?

“Татар радиосы” Татарстан Республикасы көне уңаеннан зур масштаблы чара үткәрде. Open Air форматындагы концерт “Казан” гаилә үзәге каршында оештырылды.

Бәйрәм концерты “Балалы солянка” балалар премиясе лауреатларының чыгышлары белән башланып китте. Аннан соң эстафета татар эстрадасының якты йолдызларына тапшырылды. Барлыгы 30лап артист чыгыш ясады. Алар арасында Илнат Фәрхуллин, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Илшат Сафин, Ильмира Нәгыймова, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башкалар бар иде. 

Концертны “Татар радиосы” ди-джейлары алып барды. Соңыннан Гөлназ Сәфәрова белән Рамил Шәрәфиев та тамашачыларны сәламләде. Фирдүс Тямаев бәйрәм концертының махсус кунагы иде. Тик ни өчендер Фирдүс сәхнәгә чыккач, халык таралыша башлады. Ул берничә җыр җырлап бетергәндә, мәйданның яртысы бушап калган иде инде. Әллә халык туңдымы, чөнки урамда суык иде, әллә Тямаевның популярлыгы кимүгә барамы – монысы сер булып калды. Кыскасы, махсус кунакның чыгышы халыкны әллә ни гаҗәпләндермәде. Бу быел "Татар радиосы"ның "Татнефть Арена"да узган туган көн концертындагы бер күренешне искә төшерде. Анда да ахырдан сәхнәгә Элвин Грей чыккач, арена кисәк кенә бушап калган иде...

Сүз уңаеннан, “Татар радиосы”ның ачык һавадагы тәүге концерты 2001 елда Камал театры каршында узды. 2019 елда бәйрәм Горки-Әмәт урман паркында үткәрелде. 

Шунысы сөендерде, “Татар радиосы” атна уртасында Казан үзәгендә татар телендә зур тамаша оештырды. Концерт караучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Мондый чаралар Казаныбызда ешрак үткәрелсен иде дип телисе килә.

Айгизә Харисова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Халык ойлэренэ кайтырга ашыкты! Җэмэгэт транспорты белэн килгэн кеше кайту турында уйлады. Бөтен кеше дэ үзенен машинасы белэн йорми бит!

    Мөһим

    loading