16+

Татар теле дәреслекләрен дә, дәресләрен дә заманчалаштыралар

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек, экспертизалар узып, федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән, ягъни укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек, экспертизалар узып, федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән, ягъни укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ»га биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

– 2017 елның октябре вакыйгаларыннан соң татар теле дәреслекләренә, уку әсбапларына, укыту методикаларына янәдән бер анализ ясалды. Татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек, экспертизалар узып, федераль исемлеккә кертелгән. Укыту программаларын камилләштерү һәм гамәлдә булган татар теле дәреслекләрен куллануны бүгенге көн шартларына туры китерү максатыннан, Мәгарифне үстерү институты дәреслек авторлары белән берлектә, методик ярдәмлекләр булдыралар, – диде ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә, татар телен ана теле буларак һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан төп гомуми белем программаларының үрнәк варианты эшләнә. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнү һәм милли методикаларга нигезләнү күздә тотыла.

– Алдагы елларда, заман таләпләренә туры китереп, татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру буенча эш башланды инде. I-II сыйныфлар өчен дәреслекләргә апробация үткәрелде. 2018-2019 уку елында III-IV сыйныф дәреслекләрен сынап карыйбыз. Дәреслек язу күп хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шул сәбәпле, менә бүгеннән яңа дәреслекләр була, дип әйтү мөмкин түгел, – дип билгеләп узды министр.

Аның фикеренчә, укытучыларны әзерләү, яңа алымнарга өйрәтү дә – заман таләбе. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында яңа технологияләрне үзләштерү, шул исәптән коммуникатив технологияләрне дәресләрдә куллану, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максат итеп куела, диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading