16+

Татар теленнән халыкара олимпиадада япон егете Гран-при иясе булды

Япон егете Чихиро Тагучи, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов татар теленнән VII халыкара олимпиада Гран-при ияләре булды. Бу хакта әлеге минутларда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә Бөтенроссия туган тел форумында билгеле булды.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

Чихиро Тагучи быел Бөекбритания исеменнән катнашкан. Узган елда ул анда укырга киткән булган. Чихиро былтыр да олимпадада катнашып, беренче урынны яулаган иде.

Гран-при ияләреннән тыш, олимпиаданың 20 катнашучысы җиңүчеләр исемлегендә. 60 кеше призер исеменә лаек булган.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25 апрельдә узды. Ул ике турдан торган: татар теле һәм әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихыннан язма тур; "Дөнья киңлегендә Татарстан" емасына проект эшләрен яклау рәвешендә телдән тур.

Олимпиадада катнашучылар түбәндәгеләр:

Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 232 кеше;

Чит илләрнең укучы һәм студентлары - 37 кеше;

РФ төбәкләре мәктәпләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 191 кеше;

Татарстан һәм РФ субъектлары студентлары - 40 кеше.  

Гөлнар Гарифуллина

Гөлнар Гарифуллина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185223/

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading