16+

Татар җырчысы вафат: "Армиядәге улын әтисен җирләргә өенә кайтарганнар"

Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов вафат. Аңа нибары 53 яшь иде. 

Татар җырчысы вафат: "Армиядәге улын әтисен җирләргә өенә кайтарганнар"

Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов вафат. Аңа нибары 53 яшь иде. 

Сәйдәш Хәсәнҗанов 2000нче елларда Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төркемендә эшләгән. Динә апага шалтыратканда, аларның Сәйдәш абыйны җирләргә Буага кайтып баруы иде.

“Сәйдәш 4-5 ел дәвамында безнең төркемдә эшләде. Менә дигән музыкант ул, аранжировкалар ясады, баянда уйнады, безгә җырлар язды. Хатыны белән дуэтлары бар иде. Сәйдәш – безнең гаилә өчен бик якын, хөрмәтле, киң күңелле, рәхәт кеше булды. Аны югалтуны бик авыр кичерәбез. Ике гаиләдән дүрт баласы бар. Бер улы армиядә иде, әтисен җирләргә өенә җибәргәннәр”, - ди Динә ханым.

Аның әйтүенчә, Сәйдәш Хәсәнҗановка бүген иртә белән инфаркт булган. Хастаханәнең реанимация бүлегенә алып барып җиткергәннәр, әмма кызганыч, коткарып кала алмаганнар. 

Сәйдәш Хәсәнҗановның җырларын Рәшидә Хәсәнҗанова, Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар, Рафаэль Латыйпов, Рафил Җәләлиев, Гүзәл Кашапова, Гөлүсә Ахунова һәм башкалар җырлый.

Мәрхүм туган ягы Буа районы Аксу авылында җирләнәчәк. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading