16+

Татарча көрәш буенча җиңүчене хаҗга юллама көтә

9 апрельдә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX турниры уза. Ярыш 18 яшьтән өлкәнрәк һәм намаз гыйбадәтен үтәүче көрәшчеләр арасында бара.

Татарча көрәш бәйгесе быел - алты, ә кул көрәше өч үлчәү категориясендә узачак. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә өчәр призлы урын каралган. Аларны төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм 5-10 мең сум акчалата призлар көтә. Абсолют җиңүче хаҗ сәфәренә юллама алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading