16+

Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш биргән

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады.

Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.

17-19 март көннәрендә Филармония әдәби-музыкаль лекторие Чехиядә гастрольләрдә. Артистлар ике ил арасындагы мәдәни багланышлар кысаларында чыгыш ясый. Кичә алар Прагада концерт куйды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Роман Чуйнов, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова һәм Дарья Леванова татар, рус һәм чит ил романсларын, халык җырларын башкарды. 19 мартта концерт Брнода кабатланачак.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/FCw9CovmhFY" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Рузилә Мөхәммәтова

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading