16+

Татарстан бакчачылары Казанга җыела

15 сентябрьдә Татарстан бакчачылары башкалага үз уңышларын күрсәтергә җыелачак.

15 сентябрьдә Татарстан бакчачылары башкалага үз уңышларын күрсәтергә җыелачак.

– Әлегә Бакчачылар көне дип игълан ителмәде, ләкин бу турыдагы карар чыгарга мөмкин. 15 сентябрьдә ярминкә оештырылачак һәм бу бәйрәм көн буларак билгеләп узылачак, – дигән Татарстанның бакчачылар Союзы рәисе Владимир Дейнекин.
ВДНХда узачак ярминкәгә республикадагы барлык бакчачылар чакырылачак. Сатудан тыш күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылыр, тәҗрибә уртаклашулар булыр дип планлаштырыла.

Владимир Дайнекин сүзләренә караганда, бакчачылар ярминкәсе башкалада гына түгел, ә тагын өч районда узарга мөмкин. Дөрес, әлегә районнар төгәл ачыкланмаган.
Бакчачылар Союзы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 1500гә якын бакчачылар ширкәте исәпләнелә. Соңгы елларда бакчачылар күбесенчә кеше яши торган бистәләрне үз итә. Анда алар яшелчә, җиләк-җимеш кенә үстереп калмыйча, дачаларындагы йортларында ел буе яши. Кайбер ширкәтләр хәтта үз хисапларына газ торбаларын суза, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзи.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading