16+

Татарстан Дәүләт Советы депутаты мәктәпләрдә яңа фән – гаилә белеме кертергә тәкъдим итте

Мәктәп программасына яңа фән – гаилә белемен кертергә кирәк, чөнки ул аерылышулар санын киметергә һәм гаилә институтын ныгытырга ярдәм итә ала.

Мәктәп программасына яңа фән – гаилә белемен кертергә кирәк, чөнки ул аерылышулар санын киметергә һәм гаилә институтын ныгытырга ярдәм итә ала.

Мондый фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белдерде. Бу предметны класс сәгатьләрендә дә укытырга була, дип билгеләп үтте ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюда.

«Мәктәпләрдә гаилә дәресләре булырга тиеш. Гаилә белеме, финанс грамоталылыгы, психологик грамоталылык булдырырга кирәк. Аларны белемле кешеләр укытырга тиеш, аерым дәресләр итеп түгел, класс сәгатьләрендә дә өйрәтергә була. Бу сәламәтлеккә дә кагыла бит», – дип саный Захарова.

Аның фикеренчә, нәкъ менә тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар киләчәктә үзләре тулы гаиләләр төзи алачак.

Татар Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading