16+

Татарстан – эшсезләр иң аз булган төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында эшсезлекнең иң түбән күрсәткече, югары хезмәт хакы һәм эшкә тиз урнаштыру буенча бишлеккә кергән. Бу хакта, узган елгы нәтиҗәләр буенча, төбәкләрдә хезмәт базары индексын исәпләгән РИА Рейтингка сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

Эшсезлекнең иң түбән күрсәткече Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән. Ә менә Ингушетия, Тыва, Карачаево-Черкесия, Чечня, Алтай, Төньяк Осетия һәм Кабардино-Балкария республикаларында эшсезлек дәрәҗәсе югары.

Хезмәт базары индексын исәпләгәндә, тармакның төп күрсәткечләре бәяләнә һәм ул теге яки бу субъектның потенциаль хезмәткәре өчен мәшгульлек һәм җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading