16+

Татарстан ишегалларында машина кую өчен урынны белгечләр эзлиячәк

Татарстан ишегалларында машиналар кую өчен урыннарны, «Безнең ишегалды» программасының онлайн-лекциясендә экспертлар эзләячәк

Татарстан ишегалларында машиналар кую өчен урыннарны, «Безнең ишегалды» программасының онлайн-лекциясендә экспертлар эзләячәк

Машиналарны билгеләнгән урыннарга урнаштыру - республикада яшәүчеләрне борчый торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасының икенче онлайн-лекциясендә экспертлар ишегалларында машиналарга урын эзләячәк. Әлеге проблеманы туры эфирда "Кешеләр өчен шәһәр" популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казан баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров күтәрәчәк. Экспертлар яңа парковка урыннары булдыру өчен нинди эшләр башкарырга мөмкинлеге турында фикер алышачак.

"Ишегалды - парковка түгел ул" онлайн-дискуссиясе "Безнең ишегалды" президент программасының  проектын дәвам итәчәк. Ул 1 майда 17: 00 сәгатьтә YouTube программасы каналында узачак. Турыдан-туры эфирны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барачак һәм ул һәм белгечләргә Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларын җиткерәчәк. 

Эфир кысаларында спикерлар совет чорыннан башлап ишегалларының машиналар белән тула башлавын, ни өчен тимер атларны кую өчен урын җитмәвен һәм тавыш-гаугасыз гына бу проблеманы ничек хәл итәргә икәнен сөйләячәкләр. Экспертлар шулай ук шәһәрдә уңайлыклар тудыру һәм югары мобильлекне тәэмин итү өчен нинди үзгәрешләр кирәк дигән сорауларга җавап бирәчәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ишегалларында парковка урыннарын урнаштыру мәсьәләсе иң актуале. Шулай ук ул шактый катлаулы, чөнки яңа парковка урыннары булдырганда яшелләндерелгән киңлекләр һәм асфальт өслекләр балансын сакларга кирәк. Моннан тыш, СанПиН буенча парковка, торак йорт һәм балалар мәйданчыклары арасындагы минималь ераклыкны сакларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading