16+

Татарстан җитәкчелеге Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашачак

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән хушлашу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашачак.

Татарстан җитәкчелеге Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашачак

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән хушлашу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашачак.

Легендар җырчы белән белән хушлашу  иртәгә, 18 гыйнварда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.

Моңа кадәр Татарстан җитәкчелегенең Илһам Шакиров үлеме сәбәпле кайгынамәсе дөнья күрде.

"Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2019 елның 16 гыйнварында 84нче яшендә татар музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Шакиров Илһам Гыйльметдин улы вафат булды.

Илһам Шакиров – миллионлаган тыңлаучыларның хөрмәтен казанган һәм бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган легендар җырчы, гадәти булмаган матур мелодик тембр (баритон) иясе. Татар музыкаль мәдәниятенең тулы бер эпохасы Илһам Шакиров исеме белән бәйле. Аның иҗаты татар вокаль башкару сәнгате үрнәге булып тора.

Илһам Гыйльметдин улы 1935 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туган. 1954 елда, Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, И.Г.Шакиров Казан музыка училищесына укырга керә һәм бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е.А.Амбросимова һәм З.Г.Байрашева классына кабул ителә. Илһам Шакировның бөтен иҗат гомере Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Ул 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң бирегә эстрада солисты булып эшкә килә.

Илһам Шакировның уникаль, көчле, мелизмнарга бай тавышы, гадәти булмаган эшкә сәләтлелеге, татар халык иҗатын тирәнтен белүе борынгы татар җырларының бөтен тирәнлеген һәм гасырлардан килгән зирәклеген ачып салырга мөмкинлек бирә. Үзенең таланты, кабатланмас башкару осталыгы белән ул «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Уел», «Туган тел» һ.б. халык җыр иҗаты җәүһәрләренә икенче тормыш бүләк итә. Илһам Шакировның репертуары 500дән артык әсәрне үз эченә ала. Алар арасында татар халык җырлары, татар композиторларының әсәрләре бар. М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Р.Яхинның күп кенә җырлары беренче тапкыр Илһам Шакиров башкаруында яңгырады. Илһам Шакировның репертуарында шулай ук рус, казах, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт һ.б. халыкларның җырлары да бар иде.

Илһам Шакиров башкарган күп кенә әсәрләр – үзе язган җырлар. Аның «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре), «Һаман истә» (Л.Айтуганов сүзләре), «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сибелә чәчем» (халык сүзләре), «Син сазыңны уйнадың» (Н.Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г.Игебаев сүзләре) һ.б. җырлары халык байлыгына әверелде.

Илһам Гыйльметдин улы татар халкының музыка сәнгатен саклау һәм үстерү, милли концерт эстрадасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул актив концерт эшчәнлеге алып барды, Россия, якын һәм ерак чит илләргә гастрольләргә йөрде. Аның исемен бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән барлык татарлар да белә.

Илһам Шакировның югары башкару осталыгы һәм намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Ул Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Каракалпакстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Мактау ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, П.И.Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» мактау билгесе иясе.

Илһам Шакиров бөтен җаны-тәне белән туган илен яратты, ул бөтен халыкның яраткан җырчысы, татар халкының милли казанышы һәм горурлыгы иде. Үз таланты, иҗат үзенчәлеге һәм искиткеч җырлары белән ул миллионлаган кешеләрнең эчкерсез мәхәббәтен казанды.

Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак", - диелә Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, В.Г.Шәйхразиев, И.Р.Метшин, И.Х.Әюпова, Р.И.Вәлиев, Ф.М. Камаев, Ф.М.Хөснуллин, К.Н.Нуруллин, Р.К.Абдуллин, Р.Ф.Кәлимуллин имзалаган кайгынамәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading