16+

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрәсиме кайда һәм кайчан булачагы билгеле

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу опера һәм балет театры бинасында булачак.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу опера һәм балет театры бинасында булачак.

Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйткән.

Саубуллашу чарасына халык 9.00 сәгатьтә килә ала. Рәсми хушлашу мәрәсиме 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 12.45 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында җеназа намазы укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.

“Безнең беренчел планнар буенча Татарстанның халык җырчысын бөек шәхесләребезне җирләр өчен ясалган Горький паркындагы мемориалда булачак”, - диде Васил Шәйхразиев.

Җырчыга озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading