16+

Татарстан кешесе 30 елдан артык бавырында суалчан йөрткән

Хастаханәдә аңа операция ясаганнар. Хәзер ул өенә чыгарга җыена. 

Хастаханәдә аңа операция ясаганнар. Хәзер ул өенә чыгарга җыена. 

Лаеш районында яшәүче хатын-кыз бавырында утыз елдан артык паразит йөрткән, дип яза "Татарстан24". Яшь чагында ул, чирләп киткәч, имчегә мөрәҗәгать иткән булган. Шуннан авыртуы басылган. Әмма бавырын ашап яткан эхинококк (суалчан төре) беркая китмәгән. Үлгән суалчан бавыр эчендә яткан.

Шушы көннәрдә кабат эче авырта башлый.  Аны республика клиник хастаханәсе табиблары карый һәм КТ шеш барлыгын күрсәтә. Яхшылап тикшергәннән соң, аның үлеп таралып яткан паразит икәнлеге беленә. Пациентка операция ясала.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading