16+

Татарстан кетчубы иң файдалысы дип танылган

Беренче каналда бара торган «Теория заговора» тапшыруында бәйсез лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә иң файдалы кетчупны билгеләгәннәр.

Беренче каналда бара торган «Теория заговора» тапшыруында бәйсез лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә иң файдалы кетчупны билгеләгәннәр.

Белгечләр пикник өчен кирәкле кетчупларны сайлап алганнар. Монда тәмгә генә түгел, ризыкның файдалы якларына да игътибар бирелгән. Тәкъдим ителгән биш төрле марка арасыннан Татарстанда җитештерелгән Mr. Ricco кетчубы иң яхшысы дип танылган.

Товар һәм хезмәтләрнең куркынычсызлыгы, сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә «Росконтроль» дәүләтнеке булмаган проект экспертлары сыйфатлы кетчупка куела торган таләпләрне ачыклаган. Файдалы кетчуп стерильләштерелгән, аңа Е-122 тәмләткече һәм башка балландыра торган матдәләр кушылмаган булырга тиеш. Ул « экстра» класслы яки югары сортлы продукт булсын, кетчупта тозның күләме күп булу да хупланмый. «Нәфис-Биопродукт» оешмасына кергән «Казан май комбинатында» җитештерелә торган «Mr. Ricco томатный» кетчубы шушы барлык таләпләргә җавап биргән. Анда тоз да 1,8 процентны гына тәшкил итә. Белгечләр моңа аеруча зур басым ясаганнар, чөнки тоз артык күп булганда, кетчуп үзенең файдалы сыйфатларын тиз югалта икән.
Mr.Ricco бренды белән җитештерелә торган кетчупларны әзерләгәндә, махсус технология кулланыла, анда куерта торган катнашмалар, стабилизатор, крахмал урынына югары пектин сортлы томатлардан ясалган пастаны файдаланалар, ди «Нәфис» компанияләр төркеме PR бүлеге җитәкчесе Елена Бызова.

2016 елда ук Mr.Ricco Pomodoro Speciale «Томатный» һәм Mr.Ricco Pomodoro Specialeнең «Гриль һәм шашлык өчен» дигән төрләре Россиянең сыйфат билгесе белән тамгаланган иде. Әлеге кетчупларның югары сыйфатын дәлилләгән «Роскачество» оешмасыннан бирелгән сертификатлар 2019 елга кадәр гамәлдә булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading