16+

Татарстан Хөкүмәте читтән торып эшләргә җыенмый

Татарстанда 11 кешедә омикрон штаммы ачыкланган.

Татарстанда 11 кешедә омикрон штаммы ачыкланган.

Тугыз очракта вирус Россиянең башка төбәкләреннән, икесе - Гыйрактан, берәр очрак АКШтан, Хорватиядән һәм Мексикадан кергән.

8 кешедә коронавирус авыруы (омикрон штаммы) ОРВИ тибында ягъни салкын тию рәвешендә уза, өч кешедә симптом күзәтелми.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, республикада омикрон штаммындагы авыручылар барлыкка килү сәбәпле, Хөкүмәтнең читтән торып эшләүгә күчәргә җыенмавын әйтте.

- Министрлыклар һәм ведомстволарның эшчәнлеге туктатыла яки онлайн-форматка күчерелә алмый. Аларның эшчәнлегенә төбәк тормышы турыдан-туры бәйләнгән, - диде Лилия Галимова.

Татарстанның коронавируска каршы федераль һәм төбәк штаблары белгечләренең тәкъдимнәрен төгәл үтәвен әйтте ул. 

- Әгәр эш бирүчеләр үзләренең хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчерә икән, бу аларның карар-гамәле, - диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading