16+

«Татарстан командасы» «Сәламәтлек чакрымнары»н барлый

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы «Сәламәтлек чакрымнары» дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул Татарстанның спорт өлкәсендәге җиңүләре һәм казанышларына багышланган.

«Татарстан командасы» «Сәламәтлек чакрымнары»н барлый

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы «Сәламәтлек чакрымнары» дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул Татарстанның спорт өлкәсендәге җиңүләре һәм казанышларына багышланган.

Проектны команда вело­сәяхәт белән ачып җи­бәрде. Әлеге идеяне шунда ук «Негонки» велоклубы да отып алды.
Шимбә көнне иртән 25 велосипедчы тимер атла­рына утырып, «Казан» гаилә үзәгеннән Иннополис шәһәренә юл тотты. Шунысы кызык, акцияне яшьләр генә түгел, ә пенсионерлар да хуплаган, араларында 62 яшьлек бер бабай да бар иде.

- Дистанцияне без озак сайладык, Иннополис шә­һәренә дә тикмәгә генә туктамадык. Ул республиканың үзәк ноктасы, командабызның символы булып тора. Кырык чакрымлы ара җиңел түгел, шуңа да катнашучыларны алдан ук кисәтеп куйдык. Юлда берничә тапкыр туктап ял итеп алу нокталары билгеләдек. Бу чын мәгънәсендә үзеңне чыдамлыкка сынап карау булды, - диде чараны оештыручы Яна Сирюкова.
Иннополиста аларны Су спорты буенча Олимпия чемпионы Ирек Зиннуров каршы алды. Ул проектта катнашучыларга символик медальләр тапшырды.

Әйтергә кирәк, Ирек Зиннуров «Татарстан командасы»на беренчеләрдән килеп кушылды. Бүген әлеге инициативада йөзләп татарстанлы теркәлгән. Араларында Дәүләт Думасы депутатлары, журналистлар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлек­леләре бар. «Татарстан командасы» үз республикасын яратучылар, аның белән горурланучыларны берләштерә.
Велосипедчыларны Казанга кире автобус белән кайтарып куйдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading