16+

Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 10 алтын медаль яулады

Россия җыелмасы составында безнең 15 көрәшче бил алышты.

Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 10 алтын медаль яулады

Россия җыелмасы составында безнең 15 көрәшче бил алышты.

1-2 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелмасы данын яклаган Татарстан көрәшчеләре чемпионатта 10 алтын медаль яулады.

Беренче көнне көрәшчеләр ирекле стильдә җиңүчеләрне ачыклады. Көрәшнең әлеге төрендә Татарстаннан 8 көрәшче бил алышты. Тимур Латыйпов (57 кг), Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг), Андрон Абдуллин (68 кг), Гөлия Мөбәрәкшина (66 кг) һәм Регина Салихова (76 килограммнан югары авырлык) алтын медаль яуласа, Ришат Исхаков (57 кг) белән Энҗе Йосыпова “бронза”лы булды. Сүз уңаеннан, Габдеҗәлил Сөләйманов Дөнья чемпионатларында кичә 6нчы җиңүен бәйрәм итте.

Классик стильдә дә “алтын”нар 5әү: Алексей Абрамов (57 кг), Илнар Закиров (62 кг), Ислам Фәләхов (68 кг), Ренас Кәлимуллин (82 кг) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (100 килограммнан югары авырлык) – чемпионат җиңүчеләре. Шамил Чевик (57 кг) белән Булат Мусин “бронза” яулады. Бүгенге уңыш – Ренас Кәлимуллинның Дөнья чемпионатындагы 7нче "алтын"ы.

Россия җыелмасы составында Татарстаннан 15 көрәшче бил алышты.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading