16+

Татарстан мәчетләрендә «җәйге каникуллар» башлана

Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар башланып китте.

Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар башланып китте.

Сабыйларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр, табигатькә чыгу һәм мәдәни - белем бирү программасы оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте порталы.

 

Мисал өчен, Казанның "Тынычлык" мәчетендә "каникуллар" 2 июльдән алып 8 июльгә кадәр булачак. Анда катнашырга 6-15 яшьлек малайлар чакырыла. Кыз-балалар өчен чаралар 9-14 июль көннәрендә узачак. Көн дәвамында 8.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр эшлиячәк. Чараларда катнашу түләүле: 1000 сум. Әлеге суммага өч тапкыр ашау да каралган. Сораулар белән 8904 767 81 61 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Апанай мәчете дә балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Биредә сменаның дәвамлылыгы ике атнаны тәшкил итә. Язылу өчен телефон: 8-917-297-78-42 (Администратор Нәсимә Емельянова).

Барлыгы исә Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар 100-дән артык мәчеттә оештырылачак. Шул исәптә: Казанда, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары ослан, Ютазы, Зәй, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Әлки һәм башка мөхтәсибәтләрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading