16+

Татарстан мөфтие: “Рөстәм хәзрәт Хәйруллин улының хәлен белергә барачакбыз” 

"Хәле авыр, реанимациядә ята..."

Татарстан мөфтие: “Рөстәм хәзрәт Хәйруллин улының хәлен белергә барачакбыз” 

"Хәле авыр, реанимациядә ята..."

Республикакүләм ифтарда журналистлар белән очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин хастаханәгә барырга җыенуын әйтте. Аныңча ифтарны ни өчен кичектерелмәвен аңлатты.
– Ифтар ул бәйрәм түгел, очрашу өчен сәбәп. Барыбыз бергә җыелышып дога кылырбыз, дидек. Доганы Рөстәм хәзрәтнең үзенә укырга куштым, чөнки фаҗига турыдан-туры аның гаиләсенә кагылды. Фаҗига булган мәктәпкә бардык, Рөстәм хәзрәтнең улы белән дә сөйләштек. Олы улы шок хәлендә, әмма нәрсә булганын сөйли алды. Кечкенә улы физкультура дәресендә булган, шартлаудан соң аның кыйпылчыгы баланың күкрәген яралаган. Хәле авыр, реанимациядә ята. Аның хәлен белергә барачакбыз, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading