16+

Татарстан мөфтие Шереметьево аэропортындагы фаҗигадан соң кайгы уртаклашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шереметьево аэропортындагы фаҗигадан соң якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең ихластан кайгыларын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Бөтен илебез халкы зур борчу белән Шереметьево аэропортында булган вакыйгаларны күзәтеп барды, һәм менә SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында һәлак булучылар турында соңгы мәгълүмат – 78 кешедән нибары 37 пассажир һәм экипаж әгъзасы исән калган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам", - дигән мөфти.

"Бу авыр минутларда Татарстан мөселманнары күңелләре белән алар янында булып, авыр хәсрәт ачысын уртаклаша. Моның иң яхшы чагылышы булып мәрхүмнәр рухына кылган догаларыбыз торыр: Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, авиафаҗигә корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диелгән мөфтинең кайгынмәсендә.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading