16+

Татарстан Милли китапханәсенә бина табылды

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәният үзәге бинасына урнашачак.

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәният үзәге бинасына урнашачак.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу хәбәрне журналистларга кичә үткәрелгән брифингта әйтте.
– ТАССРның 100 еллыгына Президент дәрәҗәсендә әзерлек чаралары бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 октябрьдә «Казан» милли-мәдәният үзәге янындагы Казансу елгасының төзекләндерелгән тау битен карады. Президент әйткәнчә, «Казан» милли-мәдәният үзәге бинасына (Пушкин урамы, 86) Татарстан Милли китапханәсе күченәчәк, ул ТАССРның 100 еллыгында, ягъни 2020 елда эшли башлаячак, – диде Лилия Галимова.

Бинага үзгәртеп төзекләндерү үткәрелә. Милли китапханәдә беренче фонд ук 3 миллион 347 мең китапны тәшкил итәчәк. Биредә уку заллары, лекцияләр һәм фикер алышулар бүлмәләре, балалар бүлеге, әдәби кафе урын ала.

Лилия Галимова сөйләгәнчә, Казандагы «Чулпан» мәдәният үзәген Бөтендөнья татар конгрессы карамагына тапшыру уйланыла. Татарларның милли-мәдәният үзәгенә әвереләчәк «Чулпан».
Хәзерге «Казан» милли-мәдәният үзәге каршындагы мәйданда 1 меңгә якын машинага исәпләнелгән җир асты паркингы тагын ай ярым вакыттан эшли башлаячак. Президент Рөстәм Миңнеханов паркингның «Мөмкинлекле мохит» таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгәнлегенә уңай бәяләмә биргән. Әлеге паркингта машиналарга, шул исәптән электромобильләргә, сервис хезмәте дә күрсәтеләчәк.
ТАИФ компаниясе «Яңа гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясенә бина төзүне үз өстенә алган. Бина 2020 елда сафка басачак, Президент әйткәнчә, ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак.

Дамир Бәдриев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading