16+

Татарстан митрополиясе каршында реставрацияли торган остаханә була

Татарстан митрополиясе каршында, гыйбадәтханә һәм чиркәүләрне, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәлләрен торгызу өчен, реставрацияли торган остаханә булдыру планлаштырыла.

Татарстан митрополиясе каршында, гыйбадәтханә һәм чиркәүләрне, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәлләрен торгызу өчен, реставрацияли торган остаханә булдыру планлаштырыла.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан сүзләренчә, еш кына православие объектларын торгызу эшләре "чиркәүдән ерак булган" кешеләр тарафыннан башкарыла. "Алар өчен нинди объектны реставрацияләүләре мөһим түгел. Митрополия каршында үзебезнең лицензияләнгән реставрацияләнгән остаханә булдыру эш барышын нәтиҗәлерәк контрольдә тотарга булышачак. Мин әлеге эш белән таныш, мондый тәҗрибәм башка епархияләрдә дә бар иде. Хәзерге вакытта без архитекторлар һәм реставраторлар эзләү белән мәшгульбез", - дип сөйләгән журналистларга митрополит Феофан. Татарстан митрополиясе башлыгы православиенең ике изге урынын - Богородица монастырендагы Казан соборын һәм Изге-Воскресенск Яңа Иерусалим монастыре комплексын яңартуның зарурилыгын да билгеләп үткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading