16+

Татарстан Президенты коммуналь түләүләр белән “шаярмаска” кушты

 Республикада бүгеннәрдә -30 һәм аннан да түбәнрәк салкын һава тора. Пар казаннары һәм мичләр тулы куәтенә эшли. Хөкүмәт йортында 9 гыйнварда узган киңәшмәнең көн тәртибенә дә йогынты ясады салкын һава торышы.

 Республикада бүгеннәрдә -30 һәм аннан да түбәнрәк салкын һава тора. Пар казаннары һәм мичләр тулы куәтенә эшли. Хөкүмәт йортында 9 гыйнварда узган киңәшмәнең көн тәртибенә дә йогынты ясады салкын һава торышы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кышкы җылыту сезонында җылылык белән тәэмин итү чыганакларыннан файдаланылган күләмнәрне хисапка алуга һәм халыкка җиткерелгән исәп-хисап кагәзъләрендәге төгәллеккә нык игътибарлы булырга чакырды. 2022 елның 1 декабреннән бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның уртача 9 процентка арттырылганлыгын искәртте ул.

— Республика халкы декабрь өчен квитанцияләрне яңа тарифлар нигезендә ала башлады инде.Татарстанның Төзелеш министрлыгы, районнар хакимиятләре башлыклары һәм шушы юнәлештәге оешмалар җитәкчеләре тарафыннан исәп-хисапларның төгәллеген саклау зарур. Кергән шикаятьләрнең һәм мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе буенча да тикшерүләр оештырылсын. Халыкка түләүләрнең артуы сәбәпләрен аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим,-диде Рөстәм Миңнеханов.
 Татарстан Президенты социаль яклауга мохтаҗ категориядәге гражданнарга ярдәм чаралары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә ташламалар каралганлыгын әйтте. Рөстәм Миңнеханов республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына халыкка субсидияләр бирүне үзвакытында башкарырга кушты. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading