16+

Теге кыз егетне күрсә, качачак бит

Күршем улы өчен борчыла. Тулы гәүдәле, төс-биткә әллә ни искитәрлек түгел, оялчан, кызлар белән аралашмый.

Теге кыз егетне күрсә, качачак бит

Күршем улы өчен борчыла. Тулы гәүдәле, төс-биткә әллә ни искитәрлек түгел, оялчан, кызлар белән аралашмый.

Яшьтәшләре белән беркая чыкмый. 30 яшьтә үзе, беркайчан да хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр корганы юк. Дөрес, югары хезмәт хакы ала торган эштә эшли. Өч бүлмәле фатир сатып алган, ә моннан ни файда — ашханә бүлмәсендә пиццадан калган тартмалар, йокы бүлмәсендә — идәндә матрас җәелгән, бүлмәсендә — әллә нинди кыйбатлы компьютер, телевизор, техникалар һәм космик корабтагы кебек кәнәфи. Шушы кәнәфиенә утыра да, һәрвакыт телефонында яки компьютерында нидер уйный.

Ни гаҗәп, күршемнең улы гашыйк була. Уендагы кызга. Аларның анда ниндидер бер җәмгыять диярсең, бергә уйныйлар һәм аралашалар. Теге кыз белән виртуаль аралашалар. Фотосын карасаң, шәп кыз, тач модель инде менә, Эдуардтан 12 яшькә яшьрәк.

Ахмак та түгел. Каядыр айти белгеч булып эшли икән. Эдуард белән ник аралаша диң син? Инде менә соңгы яңалык — Лиана аның янына, башка шәһәрдән үзе свиданиегә килә икән! Ниһаять, Эдуард урыныннан кузгалган. Бүлмәләрдәге обойларны алыштырган, җиһаз сатып алган. Эдуардның әнисе, күршем коткыга бирелде, теге кыз Эдуардны күрсә, качачак бит. Бер-ике атна күршемне очраттым, хәл-әхвәлләрен сораштым. "Лиана үз кимчелекләре булган гади кыз булып чыкты. Эдуард белән килештеләр. Уртак сыйфатлары да бик күп икән". Инде менә 2 ел үтте. Яшиләр туйга әзерләнә, мине дә чакырдылар. Бәхетләре булсын, менә сиңа интернет мәхәббәт. 

Римма, Чаллы шәһ. 
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading