16+

Татарстан Президенты ничек аталачак?

Дәүләт Советы республика Конституциясен үзгәртергә җыена.

Дәүләт Советы республика Конституциясен үзгәртергә җыена.

Дәүләт Думасы "Ачык хакимият турында"гы закон проектын кабул иткәннән соң, Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Моннан тыш, яңа закон нигезендә, республикада Президент атамасы да бетереләчәк. 

"Конституциянең Россия субъектының югары вазифаи заты буенча нормалары документлар пакетында булачак. Ул аерым закон проекты булып каралмый. Россия Президенты имзалаганнан соң, барлык төзәтмәләр буенча эшлибез. Әлегә төгәл вакытын әйтә алмыйм — июнь, я июль булачак. Җитди эш көтелә", — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Конституция үзгәртелгәннән соң Татарстан Президенты нинди атама белән алыштырылачагы әлегә билгеле түгел. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading