16+

Татарстан Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, ТР Президенты Аппараты көн дә республиканы яңарту юнәлешендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итә. "Республиканың бүгенге югары дәрәҗәсе, аның куәте һәм дөньяда танылуы - Президент Аппаратының эш нәтиҗәсе. Моның команда белән эшләнә торган эш икәнен онытмаска кирәк. Президент Аппараты да, Хөкүмәт тә, республика парламенты да - без барыбыз бербөтен, уртак мәсьәләләрне хәл итәбез", - диде ул.


Республика лидеры Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә карата аерым рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Сез иң башта ук безнең өчен таләпләрне югары итеп куйгансыз. Бүген без республикабызның алга таба планлы үсеше өчен барысын да эшләп, алган темпларны киметмәскә тырышабыз", - диде ул.

"Сезнең эшегез гамәлдә, һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты дәрәҗәсе дә, аның һөнәри югарылыгы да иң зур дәрәҗәдә дия алам. Бүген без теләсә нинди бурычны хәл итә алабыз", - дип, Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт әйтте.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Аппаратының берләшеп эшләве - республика тотрыклылыгы һәм аның уңышлары өчен төп шартларның берсе. "Без һәрвакыт Татарстан Республикасы иминлеге һәм чәчәк атуы бәрабәренә эшләдек. Без шуның белән - бердәмлегебез белән көчле", - дип басым ясап әйтте ул.

Республика Дәүләт киңәшчесе шулай ук Татарстан Президенты Аппараты оешканда эшләгәннәрне юбилей белән котлады. "Сез һәрвакыт үрнәк булып калачаксыз - бу тәҗрибә дә, акыл да, безнең барыбыз өчен ориентир да", - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сүзләренчә, Татарстанның яңа дәүләтчелегенең чирек гасыры гаять күп әһәмиятле вакыйгаларны сыйдырды, сәяси системаны, татарстанлыларның социаль-икътисади тәртибен, яшәү рәвешен үзгәртүгә китерде. "Республиканың йөзе, федетив мөнәсәбәтләр системасында һәм халыкара мәйданда роле үзгәрде. ТРның яңа Конституциясен кабул итү һәм президентлык институты формалаштыру бу үзгәрешләрнең башлангычы булды", - дип билгеләп үтте ул.

Әсгать Сәфәров фикеренчә, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең акыллы эш итүе бәрабәренә Татарстанда катаклизмнар булмый калды, барлык хакимият органнарын һәм төрле сәяси көчләрне берләштереп, икътисади үзгәртеп корулар юнәлешен ачыклау һәм федератив мөнәсәбәтләрне һәм тышкы элемтәләрне үстерүгә корылган эшне дәвам иттерү мөмкин булды. Һәм бүген бу эшне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов лаеклы дәвам иттерә.

"Татарстан Президенты эшчәнлеген тәэмин итү республика Президенты Аппаратының аерым миссиясе булып тора. Президент посты кертелгәннән башлап, иң әйбәт кадрларны аның аппаратына сайлап алу, яңа сәяси чынбарлык координаталары системасында мөнәсәбәтләр кору буенча иң әйбәт тәҗрибәне өйрәнеп куллану мәсьәләсе калкып чыкты. Барысы да яңа, бу эш гадиләрдән түгел иде. Әмма аерым рух күтәренкелеге, энтузиазм, республика язмышы өчен әһәмиятле эшкә катышың булуны тою сизелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: күп кенә юнәлешләрдә без илдә пионерлар идек", - диде Әсгать Сәфәров.

Әлеге тантанада Татарстан җитәкчелеге - Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР парламенты башлыгы урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading