16+

Татарстан Президенты Ханты-Манси округы халкының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автоном округы - Югра губернаторы Наталья Комаровага кайгы уртаклашу мөрәҗәгатен юллады, дип хәбәр итә "Татар-информ". Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә Төмән - Ханты-Мансийск автомобиль юлында автобус, ике җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә, 12 кешенең гомере өзелде. Аларның 11е - балалар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 18...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автоном округы - Югра губернаторы Наталья Комаровага кайгы уртаклашу мөрәҗәгатен юллады, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә Төмән - Ханты-Мансийск автомобиль юлында автобус, ике җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә, 12 кешенең гомере өзелде. Аларның 11е - балалар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 18 бала авыр хәлдә хастаханәдә ята. 5 декабрь матәм көне булып игълан ителгән иде.

"Һәлак булганнарның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, һәлакәттә зыян күргәннәргә тизрәк терелергә телибез", - диелә республика җитәкчесенең юлламасында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading