16+

Татарстан Президентының парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итү көне билгеле булды

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак.

Татарстан Президентының парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итү көне билгеле булды

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк, дип яза "Татар-информ". Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булган.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600 кеше чакырыла.

    Республика Президенты Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading