16+

Татарстан психологы Керчьтагы фаҗигале вакыйганы булдырмаска мөмкин иде, дип саный

Керчьтагы фаҗигале вакыйганы булдырмаска мөмкин иде, дип саный КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин.

Керчьтагы фаҗигале вакыйганы булдырмаска мөмкин иде, дип саный КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин.

«Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул мондый яшүсмерләрне педагоглар ачыкларга тиешлеген искәртте.

«Бүгенге көндә психологларның бер өлеше гаммәви мәгълүмат чараларындагы чыгышларында мондый вакыйгаларны алдан фаразлау мөмкин түгел, дип раслый. Әмма мин әлеге караш тарафдары түгел. Әгәр педагоглар һәм психологлар тарафыннан түбән хисси интеллектлы, укучылар һәм яшьтәшләре белән аралаша белми торган балаларны ачыклау буенча җитди профилактик эш алып барылса, әлеге фаҗигане кисәтеп булыр иде», - дип искәртте ул.

Эксперт фикеренчә, агрессив яшүсмерләрне тестлаштыру процессында түгел, ә аларның үз-үзен тотышын күзәткән вакытта ачыкларга кирәк. Шул рәвешле, сыйныфта башкаларның кайгысын уртаклашырга сәләтсез, эмоциональ интеллекты түбән булган укучыларны билгеләргә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading