16+

Татарстан – социаль-сәяси яктан иң тотрыклы төбәк

Татарстан - Россиянең социаль-сәяси яктан иң тотрыклы төбәкләре арасында беренче урында. Рейтингны «Петербург сәясәте» җәмәгатьчелек элемтәләрен үстерү фонды төзегән. Республика рейтингы - 8,3 балл. Икенче урында - Якутия (8,2), өченчедә - Башкортстан (8,0).

Татарстан күрсәткечләре үсеше динамикасы, узган ай белән чагыштыр­ганда, 0,1 баллны тәшкил иткән.

Республикадагы позитив вакыйгалар дип фонд Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңнехановның Gruppo Cremonini Италия компаниясе вәкиле Луиджи Кремонини белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында киле­шүен; Казанда Татарстан белән Санкт-Петербургның бизнес-берләшмәләре арасындагы хезмәттәшлек буенча төбәкара форум узуын; «Химград» технополисында Advenira Enterprises Америка ­компаниясе производствосының килү перспективасын; Казанга Патриарх Кириллның килүен; «КАМАЗ-­Мастер» командасының «Ефәк юлы-2016» бәйгесендә җи­ңүен атый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading