16+

Татарстан табиблары хәрбинең йөрәгеннән снаряд кыйпылчыгы алган

Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары хирурглары өч сәгать ярым эчендә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбинең йөрәгеннән 4х7 мм зурлыктагы снаряд кыйпылчыгын алып ташлаганнар.

Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары хирурглары өч сәгать ярым эчендә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбинең йөрәгеннән 4х7 мм зурлыктагы снаряд кыйпылчыгын алып ташлаганнар.

Йөрәк-кан тамырлары хирурглары, перфузиологлар, функциональ диагностика табиблары, кардиологлар, анестезиологлар һәм реаниматологлар командасы пациентны биш тәүлек дәвамында операциягә әзерләгән. 

"Аның исән калуы могҗиза. Хезмәттәшләребез белән күп әдәбият өйрәндек, моңа охшаш очракларны очратмадык. Снаряд кыйпылчыгы пациентның тәненә умрау сөяге аша кергән, могҗиза белән генә үпкәсенә тимәгән һәм йөрәк “желудочегына” кереп калган. Бу хәл ничек килеп чыккан? Без әле дә шаккатабыз«, -дип сөйләгән "Татар-информ" га Республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальнең торакаль хирургы Константин Шкляев.

Операция бик катлаулы һәм куркыныч, күп дисциплинар алым таләп иткән. Хәрбигә МКДЦның 1 нче номерлы кардиохирургия бүлеге мөдире Артур Закирьянов, РКБ каршындагы хәрби госпиталь җитәкчесе, торакаль хирург, профессор Михаил Бурмистров һәм РКБның 2 нче номерлы торакаль хирургия бүлеге хирургы Константин Шкляев операция ясаган.

"Операция вакытында без хәрбинең йөрәген туктатмадык. Ә ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә йөрәккә төшә торган йөкләнешнең шактый зур өлешен булдырмый калдык. Кинәт кенә йөрәк ритмы бозылудан “желудочок” шартларга мөмкин иде. Мондый команда карары ярдәмендә операция штат режимында узды", - дип сөйләгән Артур Закирьянов.

Хәзер 26 яшьлек хәрби Республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә дәвалана һәм реабилитацияләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading