16+

Татарстан «тәгәрмәче» икенче килде

Татарстанның юл хәрәкәте яшь инспекторлары «Имин тәгәрмәч-2018» («Безопасное колесо-2018») Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды.

Татарстанның юл хәрәкәте яшь инспекторлары «Имин тәгәрмәч-2018» («Безопасное колесо-2018») Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды.

Беренчелекне Төмән яулаган, өченче – Калининград өлкәсе. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары хәрәкәтенең (ЮИД) 45 еллыгына багышланган бәйге 21-27 майларда Краснодар краендагы Бөтенроссия «Орленок» балалар үзәгендә барды. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта каршылыклар аша йөрү, тормыш иминлеге нигезләре биремнәрендә көч сынашты. Шулай ук «Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» иҗат конкурсында чыгыш ясады.

– Россия төбәкләреннән 84 команда катнашты. Барлык яшь инспекторлар да белемле һәм максатчан хәзер. Казан шәһәре укучылары Мелисса Акташ, Алия Гомәрова, Артур Вәлиев, Даниил Береснов составындагы командабыз бик тырышып чыгыш ясады. Кызганыч, беренче урынны яуларга берничә балл гына җитмәде, – ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте инспекторы Иделия Шаһова.
Татарстандагы ЮИД командасының Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаганы бар. Узган ел Албаниядә халыкара бәйгедә икенче урынны алганнар иде.
– Быелның сентябрь аенда Венгриягә халыкара конкурска барабыз. Командабызның үсмер егетләре һәм кызлары, космонавтлар кебек ихтыяр көче туплап, халыкара бәйгегә әзерләнә дә башлады, максатлары – җиңү, – ди ЮИД командасы җитәкчесе Иделия Шаһова.
Безнекеләргә хәзердән үк уңышлы чыгыш ясауларын тели башлыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading