16+

Татарстан умартачылары Луганск һәм Донецкига 3 мең банка бал җибәргән

Луганск һәм Донецкига гуманитар ярдәм күрсәтүдә республика умартачылары да читтә калмаган. 

Луганск һәм Донецкига гуманитар ярдәм күрсәтүдә республика умартачылары да читтә калмаган. 

"Аллага шөкер, балны банкаларга тутырып бетереп, "Бердәм Россиия" партиясе оештырган хәйрия үзәгенә тапшырдык, - дип хәбәр итте безгә  
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. - Алар бөтен җыелган продукцияне Луганск һәм Донецк чигендәге хәйрия үзәгенә алып барачак. Безнең күчтәнәчне хәрби хезмәткәрләргә, госпитальләргә һәм мохтаҗларга таратачаклар". 

Шулай итеп, республика умартачылары ярдәмендә бер ай эчендә ике тоннадан артык бал җыелган. Бер миллион сумлык бал ярты литрлы 3000 банкага тутырылган. Калган өлешен өч литрлы банкаларга бүлеп куелган. Бу эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, диде Шәүкәт абый.

Биектау умартачысы Алмаз Шакиров әйтүенчә, хәйриячелек эшендә бигрәк тә Биектау, Кама Тамагы, Чирмешән, Апас, Балтач, Менделеевск, Лаеш, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Буа, Түбән Кам һәм Алабуга умартачылары актив катнашкан. Балны банкаларга тутырганда, "Агро-Апис-Бизнес" җәмгыяте булышты, аларга бик зур рәхмәт, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading