16+

Татарстан хәрби-контрактчыларыннан яңа исемле батальон оештырылачак

Татарстанда яңа исемле батальон барлыкка киләчәк. «Татар-информ» га билгеле булганча, аны «Батыр»дип атаячаклар.

Татарстанда яңа исемле батальон барлыкка киләчәк. «Татар-информ» га билгеле булганча, аны «Батыр»дип атаячаклар.

Яңа батальонны Самара өлкәсендә оештырачаклар, ул нигездә татарстанлылардан торачак. Бу хакта "Татар-информ" га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы урынбасары Рөстәм Сафиуллин хәбәр итте.

"Яңа исемле мотоукчылар батальонын формалаштыру быел майдан июньгә кадәр барачак", – диде ул.

Батальон бары тик татарстанлылардан гына торачак. Ләкин искәрмәләр дә бар. Башка төбәкләрдән батальонга эләгергә теләүчеләргә республиканың хәрби комиссариатларында контракт буенча хезмәт итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Батальон 400дән артык кешедән торачак. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүгә керешкәнче, барлык сугышчылар хәрби укытулар узачак.

"Хәрби укыту Самара өлкәсендә узачак. Татарстан матди ярдәм күрсәтәчәк. Батальонга эләгүчеләргә республика хөкүмәтеннән 405 мең сум һәм Оборона министрлыгыннан 195 мең сум түләнәчәк. Шулай ук Татарстан хөкүмәте сугышчыларны кием – салым һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тулыландыруда ярдәм итәчәк", - дип хәбәр итте Рөстәм Сафиуллин.

Батальонга унсигез яшьтән өлкәнрәк ир-атлар эләгә алачак. Батальонга сайлап алу өчен төп критерийлар – теләк, медицина тикшерүе узу һәм контракт буенча ТР Хәрби комиссариаты аша хезмәткә рәсмиләштерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading