16+

Татарстан яр буйларында яхтклублар булачак

Казанның "Корстон" комплексында "Иртәгәсе көнне шәһәрләр һәм территорияләр: уңай борылышлар коралы" урбанистика конференциясе узды.

Казанның "Корстон" комплексында "Иртәгәсе көнне шәһәрләр һәм территорияләр: уңай борылышлар коралы" урбанистика конференциясе узды.

Конференция программасындагы "Заманча шәһәрдә су" дип исемләнгән пленар утырышта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да катнашты. Пленар утырышта дискуссия барышында катнашучылар яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе хакында фикер алышты. Өстенлекле мәсьәләләр арасында Идел һәм Казансу елгалары ярларын рациональ куллану, яр буйларын заманча итеп яңарту, сулыклар янындагы киңлекләрне ямьләндерүнең гомуми стандартларын эшләү турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов республика территориясенең 8 процент өлешен сулыклар биләп торуын билгеләп үтте.

- Елга һәм күл киңлекләре йә максатсыз, йә нәтиҗәсез файдаланыла. Иң матур урыннарда, кызганычка каршы, сәнәгать зоналары урнашкан, йә алар кем тарафыннандыр хосусыйлаштырылган. Бу зоналарны халыкка ачык итү, яр буйларын тәртипкә китерү өчен, катлаулы юл узарга кирәк. Яр буйлары ямьле булырга тиеш, - диде Татарстан лидеры чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яр буйларын тәртипкә китергәч, аларның яңа табыш чыганагы булып, үз-үзләрен аклавы мөһим. Бу эшмәкәрләргә акча эшләү мөмкинлеге дә булып тора.

- Хәзер эш шушы системаның калыплашкан төстә һәм дөрес эшләвендә. Сулык киңлекләре безнең өчен зур кыйммәткә ия, анда пирс, көймә килеп туктау урыны һәм башка уңайлыклар булырга тиеш. Алга таба яхтклублар, гомуми кулланылыш урыннары төзергә туры киләчәк. Безгә тәҗрибә бик кирәк, чит ил партнерлары безне күп нәрсәгә өйрәтәчәк. Бу юнәлештә тәҗрибәсе булган белгечләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, үзебезне шулкадәр баетачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading