16+

Татарстанда 11 яшьлек кыз бассейнда батып үлгән

Кичә кич Чаллының 54нче комлексында урнашкан "Афина" бассейннында 11 яшьлек кыз батып үлгән, дип яза "Татар-информ" "Челнинские известия"га сылтама белән.

Кичә кич Чаллының 54нче комлексында урнашкан "Афина" бассейннында 11 яшьлек кыз батып үлгән, дип яза "Татар-информ" "Челнинские известия"га сылтама белән.


Бала дус кызы белән бергә су коенырга килгән, әмма көтмәгәндә күз уңыннан югалган. Яшьтәше аны үзе эзләп табарга омтылган, әмма соңрак ярдәм сорап бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.
Фаҗига булган урынга килеп җиткән табиблар балага ярдәм итә алмаган: бассейн төбеннән чыгарылган кыз үлгән булган. Әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading