16+

Татарстанда 12 яшьлек малай ваннада егылып үлгән

Чаллыда 12 яшьлек малай ваннада егылып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Чаллыда 12 яшьлек малай ваннада егылып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 13 июнь көнне Автоградта килеп чыккан. 12 яшьлек малай ваннада таеп егылган һәм җитди җәрәхәтләр алган.

Ир баланың әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырган, әмма баланың гомере табиблар килгәнче өзелгән.

Мәктәп укучысы үлеме буенча тикшерүгә кадәр сораштырулар башланган.

 
Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading