16+

Татарстанда 120гә якын фәнни оешма эшли

Кичә Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) Татарстан Республикасы Президенты каршын­дагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы булды. Утырышка кадәр республика җитәкчесе уку йортының берничә объекты белән танышты.

Кичә Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) Татарстан Республикасы Президенты каршын­дагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы булды. Утырышка кадәр республика җитәкчесе уку йортының берничә объекты белән танышты.

26 май көнне Авиация институтының икенче һәм сигезенче биналары арасында легендар Ту-144 пассажир самолеты урнаштырылган иде. Беренчеләрдән булып, Президент шунда юл тотты. Рөстәм Миңнехановны иң кызыксындырганы очкычның 4,5 тонналы двигателе булды. Аны самолет белән янәшә куйганнар иде. Бу дүрт двигательнең берсе генә иде әле. КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, 2018 елда әлеге самолетта интерактив-музей ясарга җыеналар. Хәзер аны буяп матурларга уйлыйлар. Кичләрен самолет ут белән яктыртылачак.

Уку йортының үзендә дә карарлык әйберләр шактый иде. Әйтик, биредә Россия­дә һәм БДБ илләрендә бердәнбер булган, Россия галимнәре тарафыннан эшләнелгән күпузеллы квант челтәре бар. Кайбер күрсәткечләре буенча ул сыйфат ягыннан чит илләрнекеннән дә узып китә икән. Аны әле 11 май көнне генә эшләтеп җибәргәннәр. Челтәр «Таттелеком» операторы линияләре ярдәмендә эшли.

Татарстан лидеры шулай ук Белугин исемендәге цифрлы икътисад үзәгендә булды. Биредә кеше хезмәтен киметеп, күбрәк роботларны эшләтү юнәлешен алга куйганнар. Менә шундый алдынгы технологияләр арасында Рөстәм Миңнеханов мәгариф тармагындагы белгечләр белән «Фәнни инновация өлкәсендә вузларның роле һәм урыны», «Мәгариф системасында фәнни техник юнәлешне киңәйтү» кебек мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда республикада фәнни тикшеренүләр өчен 12 миллиард сум акча сарыф ителә. Хәзерге вакытта 120гә якын фәнни оешма эшли. Бу - Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелегенең бер күрсәткече.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading