16+

Татарстанда 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салырга уйлаган

Кемдер аның авырлы булуы турындагы имеш-мимешләрне тараткан.

Татарстанда 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салырга уйлаган

Кемдер аның авырлы булуы турындагы имеш-мимешләрне тараткан.

Аксубай районындагы мәктәпләрнең берсендә укучы 13 яшьлек кыз бала буллинг корбаны булган - кемдер аның авырлы булуы турындагы имеш-мимешләрне тараткан.

Гайбәт белән үзе көрәшә алмаган. 16 март көнне мәктәпкә китәр алдыннан кыз әнисенә бу гайбәтләр аркасында аңа кимсетеп караулары турында белдергән. Ул башка балалар белән бергә мәктәп автобусына утырмый, ә яңадан өенә  кайта. Анда табын артында ашап утырган әнисе һәм өлкән апасы янына утыра, аннары бер генә минутка, дип урамга чыгып китә.

Кызның әнисе нидәндер  шикләнеп, ишегалдына чыгып йөгерә, анда үз-үзенә кул салырга тырышкан кызына тап була. Аны коткарып кала алганнар. Хәзер кыз белән психологлар эшли. Укучы кыз мәктәптәге сыйныфташлары белән дустанә мөнәсәбәттә булган, бик тыныч һәм әдәпле укучылардан санала.

Укучы кызга бәйле хәл буенча, әлегә ачыкланмаган затларга карата "Үз-үзен үтерүгә кадәр җиткерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә kp.ru

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading