16+

Татарстанда 1,4 мең сыйныфны карантинга җибәргәннәр

Татарстанда авыручы балалар күп булган аерым сыйныфлар гына дистанцион укуга күчерелгән.

Татарстанда авыручы балалар күп булган аерым сыйныфлар гына дистанцион укуга күчерелгән.

Республикада шундый 1 419 сыйныф исәпләнә, дип хәбәр итте Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

"Мәктәпләрдә авыручылар саны арта. Балалар авырса да, без аларны "дистант"ка чыгармыйбыз, классларны аерымлыйбыз", - диде ул журналистлар өчен үткәрелгән пресс-конференциядә.

Бу шимбәдә уку гадәти форматта булмаячак: бөтен республика буенча балалар өчен саф һавада төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Һәр мәктәп укучыларны җәлеп итү форматын үзе сайларга мөмкин. Бу вакытта уку йортларында генераль җыештыру, җилләтү һәм зарарсызландыру чаралары үткәреләчәк. "Әлеге чара һәр атна саен да үткәрелми, моны без менә хәзер шундый катлаулы вазгыять килеп тугач эшләргә мәҗбүрбез", - диде мәгариф министрлыгы вәкиле. Алсу Әсәдуллина өстәп әйткәнчә, уку учреждениеләрендә һәм гомуми мәктәп җыелышларында массакүләм чаралар әлегә үткәрелми.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яки ОРВИ белән авырса, аларны башка укучылардан аеру турындагы карарны кабул итәләр. 7-10 көнгә вирусларны тапшыру чылбырын үз вакытында туктату һәм авыручылар санын киметү максатыннан эшләнелә бу чара. Кичә Татарстанда дүрт мәктәпне тулысынча карантинга ябулары билгеле булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X