16+

Татарстанда 15 яшьлек кыз муенын пычак белән җәрәхәтләгән

Чаллының 50нче комплексында яшәүче кичә кичке бишләр тирәсендә ашыгыч ярдәм чакырткан.

Татарстанда 15 яшьлек кыз муенын пычак белән җәрәхәтләгән

Чаллының 50нче комплексында яшәүче кичә кичке бишләр тирәсендә ашыгыч ярдәм чакырткан.

Медицина ярдәме 15 яшьлек сәрхүш кызга кирәк булып чыккан. Ул ялгыш кухня пычагы белән муенын җәрәхәтләгән. Аны хастаханәгә озатканнар һәм табиблар аның муенындагы ярасын теккәннәр. Кыз хәзерге вакытта травмотология бүлегендә дәвалана, аның тормышына бернинди куркыныч та янамый, дип яза Челнинские известия.
 
Әлеге хәл турындагы хәбәр тикшерү һәм сәбәпләрен ачыклау өчен балиг булмаганнар белән эшләүче инспекторга тапшырылган.

Анна Арахамия фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading