16+

Татарстанда 17 яшьлек егет мәктәпне шартлатмакчы булган

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар.

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматларына караганда, Түбән Каманың бер мәктәбенә һөҗүм әзерләгән 17 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар. 

Агентлыкка билгеле булганча, егет озак вакыт дәвамында шартлаткыч җайланма ясау, аны куллану, кешеләрне үтерү ысуллары турында мәгълүмат җыйган, хәтта бу "эшендә" ярдәм итүчеләрне дә эзләгән. 

Узган елның август ахырында-сентябрь башында егет кайчандыр үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итү планын эшләргә дә өлгергән. Бәхеткә, аны тормышка ашыра алмый калган. 

Егетне тоткарлаганнар, хәзерге вакытта тикшерү бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading