16+

Татарстанда 18 градуска кадәр суыта

Татарстанда 18 градуска кадәр суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Көндезге һава температурасы көн дәвамында төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Казанда явым-төшем көтелми, һава температурасы көн дәвамында һәм кичкә таба -4..-6 градус булачак.

Төнлә -9..-14, аязган вакытта урыны белән -18 градуска кадәр суыта, ди синоптиклар.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading