16+

Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

6 майда атмосфера басымы үсеше акрынлап болытларның кимүенә һәм явым-төшемнең туктатылуына китерәчәк. Төнлә төбәкнең көнчыгышында юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы 0..-5 градус, көндез +7..+12 градус билгесенә кадәр күтәреләчәк.

7 һәм 8 майда һава торышы антициклон йогынтысында формалаша. Явым-төшем көтелми, һава температурасы җылына башлый.

Шимбә көнне төнлә 0..+4 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +13..+18  градуска хәтле җылыначак.

Якшәмбе көнне төнлә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-2 гардуска кадәр, көндез +16..+21 градуска кадәр җылы булачак.

Якынча фаразлар 9 майда Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем яву ихтималының аз булуын күрсәтә. Бары Көнчыгышта гына, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә термометр баганасы +2..+7 градуска кадәр, көндез +15..+20 градус күрсәтәчәк. Әмма 10 майда яңгырлы һава торышы кире кайта. Төнлә +3..+8, көндез + 11..+16 градус җылылык көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading