16+

Татарстанда 39 кеше көнкүреш газы белән агуланган: ничек сакланырга?

Татарстанда узган ел 31 кеше көнкүреш газы белән агуланган, шуларның икесе үлгән. Быелның гыйнвар-март айларында гына да инде 39 кеше көнкүреш газы белән агуланган.

Татарстанда 39 кеше көнкүреш газы белән агуланган: ничек сакланырга?

Татарстанда узган ел 31 кеше көнкүреш газы белән агуланган, шуларның икесе үлгән. Быелның гыйнвар-март айларында гына да инде 39 кеше көнкүреш газы белән агуланган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә газ хезмәтләре вәкилләре газ җиһазлары белән үтә дә сак эш йөртергә чакырдылар. “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең газ эксплатацияләү хезмәте җитәкчесе Дмитрий Орлович сөйләгәнчә, Россиядә газлаштыру 68 процентны (авыл җирлегендә 58 процент) тәшкил итә. Татарстанның бөтен территориясендә газлаштыру 2007 елда ук 99,5 процентка җиткән.

- Шәһәрдәге күп фатирлы йортларга газ җиһазлары шунда ук урнаштырыла. Авыл җирлекләрендә төзелгән яңа өйләргә газ кертү эшләре дәвам итә, газлаштыру гомергә дә туктамаячак, - диде ул.


Газ хезмәтләре исеменнән йөргән ялганчы “газовик”лардан кирәкмәс приборлар (бүлмәдәге газ исен тоемлаучы приборлар) сатып алмагыз. “Газ хезмәтләре хезмәткәрләре, фәкать, җиһазларның төзеклеген генә тикшерә. Без фатирларга яки өйләргә килеп, бернинди приборлар да сатыйбыз”, - дип кисәтте Дмитрий Орлович.

Кешеләрнең газ белән агулануында газ җиһазлары түгел, беренче чиратта төтен юллары һәм шәһәр фатирларындагы һава-төтен суыру юллары гаепле. Дмитрий Орлович бүлмәләрдәге төтен һәм һава җилләткеч юлларны чисталыкта тотарга чакырды. Һава-төтен юлын һич тә томаларга ярамый.

-Илебездә табигый газ чыганаклары күп. Ләкин, аны да санап һәм саклап тоту зарур. Татарстан җитәкчелеге быел республикада шәхси йортларга һәм фатирларга газ хисаплагыч приборлар урнаштыырып бетерү бурычы куйды. Нормативлар буенча түләгәндә газ бәясе кыйммәткә төшә. Газ хисаплагычы буенча түләү отышлы,-диде Дмитрий Орлович.

Исегездә тотыгыз: газ хезмәтләре газ җиһазларын елына бер мәртәбә генә тикшерә.
“Казаньгоргаз” оешмасының җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Елена Гайдукова әйткәнчә,  казанлыларга “Казаньгоргаз” һәм аның 3 бүлекчәсе (Мәскәү, Үзәк, Идел буе) хезмәт күрсәтә.
-Бүлекчә хезмәткәрләре үзләре карамагындагы районнардан читкә чыгарга тиеш түгел. Махсус белгеч таләп ителгән очракларда гына башка бүлекчәдән белгеч чакыртыла,-диде Елена Гайдукова.

“Казаньгоргаз” киңәшләре:

- Газ җиһазы эшләгәндә тәрәзә форточкалары ачып куелсын;
- Газ аппаратындагы капкачка якын китерелгән шырпы уты кирегә этәрелсә, димәк, суыру юк. Андый газ аппаратын файдалану һәвефле, газ хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк;
- Кечкенә балаларга газ җиһазларын кабызырга рөхсәт бирмәгез;
-Газ исе таралган бүлмәдә, өйдә газ, шырпы, электр уты, тәмәке кабызмагыз;
- Газ җиһазларын һәм приборларын үз белдегендә күчермәгез яки төзәтмәгез;
- Эшләп торган газ плитәсен калдырып чыгып китмәгез;
- Әйбер элү өчен газ торбасына чыбыклар бәйләмәгез;
- Газ җиһазлары куелган (эшләгән) бүлмәдә йокламагыз;
- Шырпы кабызып, газ краннарыннан газ чыгуны тикшермәгез, сабын гөбеге кулланыгыз;
- Газ плитәсен кабызганда башта шырпы сызыгыз, шуннан соң гына кранны ачыгыз.

Авария хезмәте: 04, кәрәзле телефоннан - 104.

 

Анна Арахамия һәм Дамир Бәдриев фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading