16+

Татарстанда «Омикрон» йоктыруның 431 очрагы теркәлгән

Татарстанда бүгенге көнгә 431 «Омикрон» йоктыру очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда бүгенге көнгә 431 «Омикрон» йоктыру очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Омикрон" өлешенең нисбәте 87 процент тәшкил итә. 13 процент "Дельтага" туры килә ", - дип хәбәр итте ул.
Авдонина сүзләренчә, 431 очракның 23е - читтән кайтучылар, 408 кеше элемтә аша йоктырган. 95 процент авыручыларда бу чир ОРВИ сыман үткән (411 кеше), 6 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган, 14 кешедә ул сипмтомнарсыз үткән.
Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 2 545 яңа очрагы теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading